Көтәм – AIGEL (АИГЕЛ)

Көтәм
Төннәрем озын
Төшемдә — йөзең
Күкрәгем кыса
Әйтүең кыйсса

Кайт
Кулларым җылы
Бозлардай җилең
Карашың авыр
Сабыр ит, сабыр бул

Бирмәм
Яманга ирек
Җаныңны төреп
Явыздан саклыйм

Кайт
Учымда чеби
Эчемдә — сабый
Үзәгеңдә кар
Минеке — кайнар

Елар Күзләрем-елга
Суларымны эч
Йөрәгем тыныч
Өзелмәс җебең
Корымас җирең
Терелер тәнең
Мин сине көтәрмен
Мин сине көтәрмен
www.pillowlyrics.com
error419786
fb-share-icon497975
Tweet 88k
fb-share-icon20