Тирән диңгез Тирән иде диңгезебез Без узышып йөзеп чыктык аны нигә Ә нинди наз белән тулы иде суы Мең ел элек без сикердек аңа бергә Текә ярдан Чыкма судан Чыкма судан Чыкма судан
Чыкма судан Чыкма судан Чыкма судан
Бу офыктан Кояш каны агып тора иде һәр кич Ә без карап тора идек аңа, сокланып, ерактан Хыяллана идек, беркөн куып җитеп диңгез читен Күрербез дип бу галәмне теге яктан Чыксак судан Нәрсә булыр Чыксак судан Чыксак судан Нәрсә булыр Чыксак судан